Гөлназ Әхмәтшина иҗаты
Сибелә чәчәк

Гөлназ Әхмәтшина иҗаты

Райондаш шагыйрьләребез иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Көтеп алдык могҗизаны-
Кышның ап-ак карларын,
Матурланган урамнарны
Кыш бабай агартканмы?!
Урманнарда ничек рәхәт-
Агач-куаклар йоклаган,
Ә кар "Болар туңмасын!"-дип
Өсләренә каплаган.
Кышның матурлыгы чиксез-
Карлар ява, ялтырый!
Шушы ел фасылыннан
Күңелдә кошлар сайрый!!


Нет комментариев