Гөлназ Әхмәтшина - "Кадерле кешем"
Сибелә чәчәк

Гөлназ Әхмәтшина - "Кадерле кешем"

Шигырь "Талантлы кеше син,туганым!" конкурсым кысаларында язылган.

Кадерле кешем

Сокланырлык,мактанырлык,
Эшең белән шатланырлык,
Кулларыңнан куанырлык-
Менә нинди кеше, син!!!

Эшләгәнче эшеңне,
Озак уйлап йөрисең.
Бөртегенә туры китереп,
Җиренә җиткереп эшлисең.

Күрше-тирә аптырый:
"Ничек уңган кеше !"-дип.
"Бер минут та тик тормый".
Менә нинди кеше,син!!!

Бар яклап бар осталык,
Кулдан килә төрле эшең.
Әти-әни куанырлык,
Менә бит, син, нинди кеше!!!

Гөлназ Әхмәтшина
 


Нет комментариев