Гөлназ Валиева - "Рәхмәт сиңа, кошчыгым"
Сибелә чәчәк

Гөлназ Валиева - "Рәхмәт сиңа, кошчыгым"

Язга таба матур итеп Без ясадык оялар. Аларны элдек агачка, Сыерчыклар оялар6 Бер көнне урамга чыксам Оябызны карарга, Сыерчык оялаган бит Без ясаган ояга! Сыерчыгып тырыш булды - Көн саен азык ташый. Балаларын уятырга Таң белән сайрый башлый. Рәхмәт сиңа, кошчыгым, Минем оямны таптың. Табигатьне матурлардай Балаларыңны бактың. фото: tepid.ru

Язга таба матур итеп

Без ясадык оялар.

Аларны элдек агачка,

Сыерчыклар оялар6

Бер көнне урамга чыксам

Оябызны карарга,

Сыерчык оялаган бит

Без ясаган ояга!

Сыерчыгып тырыш булды -

Көн саен азык ташый.

Балаларын уятырга

Таң белән сайрый башлый.

Рәхмәт сиңа, кошчыгым,

Минем оямны таптың.

Табигатьне матурлардай

Балаларыңны бактың.

фото: tepid.ru


Нет комментариев