Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - «Дөнья куу гөнаһ түгелдер ул...»

Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Кеше гомер буе дөнья куа,
Яшәп булмый, дөнья кумыйча.
Күңел булмый, аламаны ташлап
Бер яңаны алып куймыйча.

Иске йортны сүтеп , яңасын да
Алыштырып төзү кирәктер.
Булганы да ярап тора диеп,
Яшәүчеләр хәзер сирәктер.

Дөнья куу гөнаһ түгелдер ул -
Дөньяны тик куа тырышлар.
Еллар гына тыныч булсыннар да,
Гөрләп кенә торсын тормышлар.

Дөнья кумагыз сез, диләр дә бит,
Дөнья үзе куа артыңнан...
Тукталыр ул дөнья куулары
Төшеп калгач гомер атыңнан...Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев