Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова — «Гомер юлы»

Районыбыз шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

**** Гомер юлы...****

Гомер юлы — шактый озын, 
Гомер юлы — катлаулы.
«Сынауларым җиңә алсаң 
Булырсың, ди, мактаулы».

Аның озын юлларында 
Чыгып тора давыллар.
Каршы торыр көч тапмасаң , 
Төртеп тә аударырлар...

Михнәтләргә түзә кеше, 
Күтәрә күпме газап...
Тик рәхәткә чыдый алмый 
Ашап та баллап — майлап.
Булганына шөкер итеп, 
Яшәргә язсын җайлап.

Гомер юлын үтә кеше, 
Менә биек үрләргә.
Түбәсенә менеп җитү , 
Тәтеми шул күпләргә.
Алдан тартып, арттан этсәң, 
Мин дә менәм күкләргә.

Тик булмады тартучылар, 
Яшәдек сабыр итеп.
Гади генә яшәлсә дә, 
Булмады күңел китек.
Тырышып эшләп ашадык, 
Тормадык күктән көтеп.

Гомер юлын үтә кеше -
Һәркемнең ул төрлечә.
Бәхет, дисең , гади булып,
Яши алсаң кешечә.
Гади булып, гадел булып, 
Яшәү олы төшенчә!!!


Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев