Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова — «Ялгышулар, бәлки, кирәктер дә...»

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Ялгышулар, бәлки, кирәктер дә...

Дөрес юлга чыгу өчен бу тормышта 
Ялгышулар, бәлки, кирәктер дә.
Гел ялгышмый, туры гына итеп
Баручылар ул бик сирәктер дә.

Хаталарсыз хатта язып булмый -
Тикшергән дә хата табыла.
Тормыш булгач була төрле хәлләр
Дүрт аяклы ат та абына.

Бик тә дөрес кебек тоеласың -
Ләкин тотка язмыш кулында.
Сынауларның әллә ниндиләрен
Ул әзерләп куя юлыңда.

Ялгыш арты ялгыш булып тора, 
Буталанып, адашып бетәсең.
Ә аннары барлык төеннәрне
Теш-тырнагың белән сүтәсең...

Тешең төшә, сына тырнакларың -
Дөрес юлга кирәк чыгарга.
Намусыңа тап төшермәс өчен 
Чыдарга да, бары чыдарга...


Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев