Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова — «Юллар озын, юллар төрле ..»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язуылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

** Юллар озын, юллар төрле ...**

Юллар төрле, була аның
Тарлары һәм киңнәре.
Шул юлларны узар өчен
Тик чыдасын иңнәрең.

Юллар төрле, юллар озын,
Барасы да, барасы.
Очрап тора юлларыңда,
Я, агы, я, карасы.

Юллар озын , юллар ерак
Әллә кайларга илтә.
Шул юлларны үткән чакта
Очырый күпме киртә?...

Юллар озын, сикәлтәле,
Егыласың, торасың.
Шул киртәләрне җиңәргә,
Күпме план корасың ...

Тик узган гомер юлыннан,
Әйләнеп кайтып булмый.
Узган юллар, узган еллар
Сиңа бары кул болгый.

Юллар озын, шундый озын,
Офыкларда югала.
Шул юлларда күпме хыял,
Ватыла да, уала...

Юллар төрле, юллар озын -
Ләкин кирәк үтәргә.
Нинди генә булса да ул
Түзәргә дә, түзәргә…

Гүзәлия Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев