Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова — «Кил әле яныма...»

Районыбыз шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Кил әле яныма, кил әле
Бер генә хәлемне бел әле.
Үзеңнең ничек соң хәлләрең,
Әйт әле, син миңа, сөйләле?

Кил әле яныма, кил әле
Сөйләле син миңа хисләрең.
Синең дә минеке шикелле,
Ямансу үтәме кичләрең?

Кил әле яныма, кил әле.
Бар сиңа әйтәсе сүзләрем.
Син килер якларга төбәлгән, 
Өметен өзмәгән күзләрем.

Кил әле яныма, кил әле!
Чакырдым, таң нурын сипкән дә.
Нигә соң үтми бу вакытлар, 
Зарыгып, өзелеп көткәндә? 

Кил әле яныма, кил әле?!
Әйтегез, дидем мин җилләргә.
Юк, көтмә, мин килмим, дисәң син
Калырмын вак күмер, көлләргә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев