21 март - Бөтендөнья шигърият көне
Рәхмәт сезгә шигырь сөючеләр ,
Язарга көч , дәрман бирүчеләр.
Шигырьләргә сыйган хис , ялкынны
Ярата һәм аңлый белүчеләр.
Рәхмәт сиңа , әй , укучым минем ,
Шигъри җанлы була белгәннәр.
Лайк куеп , мактау сүзе язып ,
Иҗатыма бәя биргәннәр.
Шигырь сөюченең күңеле саф -
Шигырьне бит һәркем аңламый.
Бар шундыйлар , шигырьләрне хаттә
Иҗатка да алар санамый....
Кемнәр укый минем шигырьләрем ,
Уртаклаша ала хислэрем.
Һәрчак шулай саф булыгыз , дуслар ,
Минем сезгә бөтен теләгем. Гүзәлия Исламова.
Нет комментариев