Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - «Сиңа әйтер сүзем бар...»

Райондашларыбыз иҗаты

Сиңа әйтер сүзем бар...

Яратам сине, дидең дә , 
Миңа кулыңны суздың.
Синең шушы сүзләреңнән 
Очып китәрдәй булдым.

Шаярткансың гына икән, 
Мин тиле, аңламадым.
Мәхәббәтем синдер, диеп 
Үземне алдаладым.

Күкнең җиденче катында 
Очып йөрдем ул көнне.
Шаяртуың аңладым да, 
Елап үткәрдем төнне.

Күбәләктәй гөлдән-гөлгә, 
Йөрисең икән кунып.
Кунар гөлеңне тапмасаң
Калырсың әле туңып.

Чәчәктән-чәчәккә очып, 
Эзләмә һаман шәбен.
Күп сайлансаң аңламый да, 
Калырсың сөю тәмен.

Син алай шаярып йөрмә, 
Үзеңә үпкә җыеп.
Сиңа әйтер сүзем бар да -
Үземне йөрим тыеп...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев