Районыбыз шагыйрь-язучылары иҗаты
Бүген , дуслар , матур бәйрәм ,
,, Кочаклашу көне" икән.
Чын күңелдән котлыйм әле ,
Шул матур бәйрәм белән.
Кемнәр уйлап тапкан диген ,
Бар соң башлы кешеләр!
Кочаклашсыннар дус-туганнар ,
Кочаклашсыннар күршеләр!
Җайлы форсат , читенсенми ,
Кысып кочаклап алырга.
Киңәш итәм сезгә , дуслар ,
Файдаланып калырга...
Үкенечкә кала инде ,
Бер кешем юк кочакларга.?
,, Воздушный" кочаклау юллыймын ,
Инеттагы дусларга!
Нет комментариев