Гүзәлия Исламова ,,Кичерергә кирәк",- дисәләр дә...
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова ,,Кичерергә кирәк",- дисәләр дә...

* * *

Кичерергә кирәк , дисәләр дә, 
Кичерәсең, - карап сүзенә. 
Бар шундыйлар , мәңге онытылмаслык 
Яра ясый карап күзеңә. 
Гомер буе , искә төшкән саен, 
Сыкрый, әрни, елый йөрәгең, ... 
Шул кешегә әле бик еш кына 
Булып куя синең кирәгең:
Күз дә йоммый, берни булмагандай, 
Нидер сорый, нидер үтенә. 
Шул чагында күңел телгә килә: 
- Әйтче бер сүз , төшер исенә!?... 
Ләкин әдәп саклап эндәшмисең, 
Төшермисең, хәтта исенә. 
Шакшыларга кагылмыймын кабат , 
Чыдап булмас сасы исенә. 
Кичерергә кирәк , дисәләр дә, 
Һәммәсен дә булмый кичереп. 
Кадакны да каккач, кабат алсаң, - 
Тик урыны кала тишелеп.


Нет комментариев