Гүзәлия Исламова - "Сокланмыйча мөмкин түгел..."
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Исламова - "Сокланмыйча мөмкин түгел..."

Районыбыз язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Сокланмыйча мөмкин түгел...

Сокланмыйча мөмкин түгел
Кышның бу аклыгына.
Килешәсездер , дусларым ,
Сүземнең хаклыгына.

Хозурланып карап торам
Онытып дөньяларым.
Суык бабай кайдан тапкан
Шундый шәп буяуларын ?

Зифа, озын каеннарны
Ничек оста бизәгэн.
Бер ботак та калмаган бит
Мамык шәл бөркәнмәгән.

Ак тынлык та йоклый алар —
Тимәгез , йокласыннар!
Шулай тыныч булсын дөнья
Сугышлар чыкмасыннар.


Нет комментариев