Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәлия Хамматова - "Син тормышка гашыйк идең..."

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

Син тормышка гашыйк идең...

1. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Бүген сине төштә күрдем бугай?
Тик нигәдер моңсу иде күзең,
Туктап калдым, әйтә алмый сүзем.
2. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Нигә моңсу итеп сайрый тургай?
Гомерләрең булды синең кыска...
Тик шигырьләр язарга син булдың оста!!!
3. Син тормышка гашыйк идең, Тукай
Язылмаган шигырьләрең калды бугай?!?
Сиңа охшап мин дә бүген шигырь язам,
Мирасыңнан, иҗатыңнан илһам алам!
4. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Мин дә сиңа гашыйк булдым бугай?!?
Әсәрләрең укыйм синең мең дә бер кат,
Кайберләрен сөйлим хәтта, үзем ятлап.
5. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Нәниләрне чын күңелдән, син яраттың бугай?!?
Шүрәлеңне синең һәрбер бала бүген таный,
Су анасы, әйтерсеңлә, кырын эшкә бармак яный.
6. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Хәтеремдә, Зәйтүнәгә гашыйк идең бугай?
Гашыйк булгач, ник соң шулай иртә киттең?
Халкыңны да, Зәйтүнәңне ятим иттең?
7. Син тормышка гашыйк идең, Тукай!
Ник соң бүген бик күңелле, рәхәт шулай?
Синең җырны дәвам итә бүген кошлар...
Иҗатыңны сагынып килгән күпме дуслар!!!
8. Мин төшемдә сине күрдем, Тукай.
Матур чагың, яшь вакытың иде бугай???
Ник гомерне аз биргәндер сиңа Ходай?
Син яшәргә тиеш идең әле, Тукай!!!
Син тормышка гашыйк идең шулай...
16.04.2022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X