Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Илгизәр Әхмәтханов — «Күлмәкләрне сирәк күрәбез»

Минзәлә районы белән бәйле шагыйрьләр иҗатын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итүне дәвам итәбез

Күлмәкләрне сирәк күрәбез
(Чалбар киеп чабасыз.)

Бу тормышта нәрсә җитми икән,
Матур-тыныч дөнья корырга.
Иман белән бергә ятып кичтән,
Уң аяктан безгә торырга.

Ирләр начар, бигрәк булдыксызлар,
Тәэмин итә алмый сөйгәнен.
Бөтен кеше акча көрәп алмый,
Бар да белми җинел серләрен.

Аңлыйм барсын, хатынга да кирәк,
Машинасы, бигрәк яхшысы.
Ничек элек яшәделәр икән,
Сирәк иде ирнең атлысы...

Тормыш башка, өйләр җылы, газлы,
Һич суынмый, иртә-кичләрен.
Сулар ага хәзер өйдә генә,
Киноларда-сөю хисләре.

Заманасы башка микән инде,
Хатын-кызлар көчле ирләрдән.
Гүзәл затлар, йомшак-нәфис иде,
Ирләр ныклы иде имәннән.

Мин яратам гүзәл хатын-кызны,
Өй эшендә уңган булганда.
Юлда минем янда иптәш булып,
Матур күлмәк киеп барганда.

Кысылмыйм да кеше язмышына,
Бу тормышка хатын җигелә.
Шәригатьне белер-белмәс килеш,
Арба аттан алдан йөгерә.

Мактау-хурлау гел килешеп бетмәс,
Ир хезмәте калсын ирләргә.
Матур итеп гаилә корып яшик,
Нәфис булсын кызлар җирләрдә.

17.04 24 Илгизәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев