...... Көчсез кыш......
Сибелә чәчәк

...... Көчсез кыш......

Якташыбыз Фәридә Сәхәбиева (Гәрәева) шигыре

Кыш кышлыгын итә алмый
Көз шаукымы үтмәгән!
Зәмһәрир салкыны белән
Кышым килеп җитмәгән!

Яудыра да ак карларын
Ә аннары җебетә.
Түбәләрдән тамчы тамып,
Булган карны эретә.

Көче беткән микән кышның,
Нигә һаман елый ул?!
Матур гына яуган карын
Җиргә ятып , ялый ул!

Яңа ел көткән күңелләр
Боектылар, нигәдер?!
Кичә салган чаңгы эзе,
Инде эреп беткәндер!?

Болай булса , Кыш бабайны
Ничек каршы алырбыз?!
Яңа елда - яңа эзләр
Ничек итеп салырбыз?!

 


Нет комментариев