Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Куркак үрдәк баласы

Яшәгән ди, булган, ди, бер үрдәк бәбкәсе. Исеме Йомшаккай булган, ди. Ул бик куркак булган. Хәтта берүзе урамга чыгарга да курыккан. Көннәрдән бер көнне ана үрдәк аны урамга чакырган. Менә Йомшаккай урамда инде. Бар нәрсәдән шүрли үзе. Беренче булып ул песи балаларын, эт балаларын күрде. Алар гөр килеп футбол уйныйлар...

Яшәгән ди, булган, ди, бер үрдәк бәбкәсе. Исеме Йомшаккай булган, ди. Ул бик куркак булган. Хәтта берүзе урамга чыгарга да курыккан. Көннәрдән бер көнне ана үрдәк аны урамга чакырган.

Менә Йомшаккай урамда инде. Бар нәрсәдән шүрли үзе. Беренче булып ул песи балаларын, эт балаларын күрде. Алар гөр килеп футбол уйныйлар иде. Менә аны песи балалары, эт балалары үзләре яннарына чакырдылар.

- Әйдә безнең белән футбол уйнарга! - диделәр

Үрдәк баласы баласы курыкты һәм ризалашты.

- Әйдә! - диде.

Озакламый аларны барысын да аналары ашарга чакырды.Үрдәк бәбкәсе аларның ризыгын яратмады...

Йомшаккай инде урам буйлап барган тычкан баласын күреп алды һәм сорады:

- Синең белән уйнарга ярыймы?

- Әйдә!

Күңелле генә уйнаганда , каяндыр ана песи күренде. Тычкан баласы сизеп алды һәм качты. Үрдәк баласы берүзе алан уртасында калды. Ул тычканны эзләде, көтте, ләкин тычкан баласы бүтән чыкмады. Караңгы да төште, үрдәк бәбкәсе бөтенләй куркуга калды. Ул аланда бер бүрәнә янына килеп шунда посып кына елый башлады. Менә аның шыңшыган тавышын песи баласы ишетеп алды һәм аның янына килде.

- Син нигә елыйсың? - диде песи баласы.

- Мин өйгә кайтырга куркам, юлны да белмим,-диде Йомшаккай.

- Курыкма бергә кайтабыз. Без бит дуслар, ә дуслар һәрвакыт ярдәмгә килергә тиешләр,-диде песи баласы.

Алар бергә кайтып киттеләр.

Шуннан бирле песи баласы белән үрдәк бәбкәсе мәңгелек аерылмас дуслар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев