Минтимер Шәрип улы Шәймиевка
Сибелә чәчәк

Минтимер Шәрип улы Шәймиевка

Юбилеең белән котлап язам, Шигыремне Сезне хөрмәтләп, Тигезлектә гомер кичерегез Сәкинә ханым белән бергәләп. Халык өчен диеп яшәдең син, Төпле акыл белән эш итеп, Кылган изгелең рәхәтен күр, Калган гомереңдә сөенеп. Мул тормышта гомер итүебез, Бу бит Сезнең хезмәт җимеше Зур тырышлык белән эшләүдә бар, Сәкинә ханымның да өлеше. Үзең...

Юбилеең белән котлап язам,

Шигыремне Сезне хөрмәтләп,

Тигезлектә гомер кичерегез

Сәкинә ханым белән бергәләп.

Халык өчен диеп яшәдең син,

Төпле акыл белән эш итеп,

Кылган изгелең рәхәтен күр,

Калган гомереңдә сөенеп.

Мул тормышта гомер итүебез,

Бу бит Сезнең хезмәт җимеше

Зур тырышлык белән эшләүдә бар,

Сәкинә ханымның да өлеше.

Үзең кырыңдагы җитәкчеләрне

Бик тә белеп сайлап алгансың.

Ышанычлы җитәкчеләр белән,

Бөек хезмәттә үрнәк булгансың.

Гомер көзегез куанычлы булсын

Яманнардан Аллаһ сакласын.

Балаларыгыз кадер-хөрмәтен,

Шатлык белән күрергә язсын.


Нет комментариев