Минзәлә китапханәсендә Гөлназ Әхмәтшинаның шигырьләр китабы тәкъдир ителде
Сибелә чәчәк

Минзәлә китапханәсендә Гөлназ Әхмәтшинаның шигырьләр китабы тәкъдир ителде

Гөлназның шатлыгын уртаклашырга әнисе, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде.

Минзәлә үзәк китапханәсенең уку залында «Илаһи мизгелләр» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге чара кысаларында якташ шагыйрәбез Гөлназ Әхмәтшинаның «Умырзая — урман кызы» дип аталган шигырьләр китабын тәкъдир итү булды.

— Талантлы шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән таныштык, шушы китапта урын алган шигырьләрне тыңладык, — дип хәбәр иттеләр үзәк китапханәдән.

Чарага кунакка якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Наҗия Пучкова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Галина Максимова, Лариса Бокарева, һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева, шулай ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары килделәр.


Нет комментариев