Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Минзәлә китапханәсендә шигърият бәйрәме узды

Иҗат әһелләре бик сизгер һәм күзәтүчән халык. Һәр яңа көн аларга язар өчен җирлек тудыра. Даими аралашып тору, иҗатларын укучыга вакытында җиткерү максатыннан узган әлеге чара бик күңелле узды.


Римма Әхмәтханова, җирлекара Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:

— 20 март көнне Минзәлә шәһәрене үзәк китапханәсендә «Сибелә чәчәк» (Минзәлә шәһәре), «Кама таңнары» (Түбән Кама шәһәре) әдәби берләшмәләре язучылары, сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән оештырылган Бөтендөнья шигърият көненә багышланган әдәби кичәгә барлык шигырь яратучы иҗат әһелләре җыелды. Очрашу барышында һәр каләм тибрәтүче яңалыклары белән уртаклашты. Надежда Пучкова, Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Галина Максимова, Инзилә Галиуллина, Светлана Мусикова, Гөлназ Әхмәтшина күңел түрләреннән ургылып чыккан шигырьләрен укыдылар. Түбән Кама кунагы, безнең якташыбыз Инзилә Галиуллина башкаруында «Яшьлегем бураннары» (Гөлфия Гизатова сүз., Инзилә Галиуллина көе) җыры һәм Раушания Гимаева-Титова башкаруында «Минзәлә — Куян юлы» (Раушания Гимаева-Титова сүз. Һәм көе) җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.

Фотография Минзәлә үзәк китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев