Минзәлә районынан Сәхия Авзалова (Федотова) авыл шагыйрьләре җыенында бүләкләнде
Сибелә чәчәк

Минзәлә районынан Сәхия Авзалова (Федотова) авыл шагыйрьләре җыенында бүләкләнде

Аның шигырьләре «Минзәлә» газетасының әдәби сәхифәләрендә даими чыгып бара

«Татмедиа» АҖ «Минзәлә-информ» каршындагы «Сибелә чәчәк» әдәби-иҗади берләшмәсе әгъзасы Сәхия Авзалова (Федотова) «Авыл шагыйрьләре җыенында» катнашты. Әлеге чара Яр Чаллыда узды.

— Сәхия ханым Рәхмәт хатына һәм «Мәйдан» журналыннан бүләкләргә лаек булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Сибелә чәчәк» әдәби-иҗади берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова. 


Нет комментариев