Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Сибелә чәчәк

Минзәлә шагыйрьләре якташ Айрат Шәйхетдинов юбилеенда катнаштылар

Куян авылында туган шагыйрь бүгенге көндә Яр Чаллыда хезмәт куя

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Шәйхетдиновның юбилей кичәсе булды. Чарада күренекле шәхесләр, язучылар, рәссамнар, шагыйрьләр катнашында узды.

Минзәләдән бәйрәмдә «Сибелә чәчәк» әгъзалары Наҗия Пучкова, Раушания Гыймаева-Титова һәм Сәхия Федотова катнаштылар. Алар юбилярны үз чыгышлары белән котладылар, бүләкләрен тапшырдылар. 

Айрат Әсләхетдин улы Шәйхетдинов 1960 елның 11 маенда Татарстанның Минзәлә районы Куян авылында дөньяга килә. Бикбау урта мәктәбен тәмамлап, хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, КамАЗ заводына эшкә урнаша. Бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя.

— Кичәдә бик күп җырлар, шигырьләр яңгырады. Азактан тәмле чәйләр эчтек. Күңелләргә җылы хисләр салып, матур уйлар белән таралыштык. Айрат Шәйхетдиновка яңа үрләр, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калабыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Наҗия Пучкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев