Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сибелә чәчәк

Муса Җәлил тыңлап тора

Бик күп еллар күзәтеп торам Минзәләнең урамын Бик үзгәрде, матурланды Укып йөргән юлларым Биек, матур йортлар үсеп чыкты Укып йөргән көллиятем каршында. Ничә буын укып белем алды Мин утыран парта артында. Берсеннән-берсе зурайтып Төзегәннәр парклар. Минзәләнең тырыш халкы Барын да булдыралар. Мин басып торам паркта, Яңгырый җыр тавышлары Бизәлгән ут...

Бик күп еллар күзәтеп торам

Минзәләнең урамын

Бик үзгәрде, матурланды

Укып йөргән юлларым

Биек, матур йортлар үсеп чыкты

Укып йөргән көллиятем каршында.

Ничә буын укып белем алды

Мин утыран парта артында.

Берсеннән-берсе зурайтып

Төзегәннәр парклар.

Минзәләнең тырыш халкы

Барын да булдыралар.

Мин басып торам паркта,

Яңгырый җыр тавышлары

Бизәлгән ут яктысында

Ишетелә чит ил шыңшулары.

Мин дә басып тыңлап торам

Шул чит ил шыңшуларын,

Кайда соң безнең Сәйдәшнең

Куйганнар сагышларын?

Кайда безнең Саралар,

Кайда моңлы Рәшитләр?

Кайда кыстырып куйганнар

Минем язган шигырьләр?

Сабыр гына басып тыңлап торам

Чит илнең җырчыларын,

Бәлки әле ишетермен

Татарның саф моңнарын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев