Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Наилә Вәлиева - "Әй, Әфганчы"

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

  • Әй, Әфганчы!..

  • Әфган,Әфган...синдә ятып калган,
    Тыныч илнең япь-яшь солдаты,
    Синдә үткән һәр минуты аның,
    Яшәү белән үлем арасы...

    Ватан өчен диеп киттеләр дә...
    Янып торган утка керделәр,
    Дары искәйләре тәнгә түгел...
    Жанны ярып,канга сеңделәр.

    Басар җирләр гел таш-кыя монда,
    Күккә ашкан таулар арасы,
    Ташлы тауда ятып калган улын,
    Сагына һаман солдат анасы...

    Сөйгәненең чиккән кульяулыгын,
    Каплый солдат канлы ярага,
    Челпәрәмә килгән хыял гына,
    Бушлык булып калды арада...

    Әй,Әфганчы!Синең батырлыгың,
    Күп елларга калыр сакланып,
    Бер хәбәрсез югалганнар хакын,
    Хаклыйк бүген әйдә, тын калып!...

  • Наилә Вәлиева, Хуҗәмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев