Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Нәкирә Лутфрахманова — «Дустым Сәкинәгә багышлап»

Автордан. Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның якты дөньядан киткәненә менә 5 ел тулды. Ул олы шәхес. Без аны онытмаска, искә алырга хаклыбыз, дип уйлыйм. Минтимер Шәрипович Минзәләдә Сельхозтехникада эшләгәндә, без гаиләләр белән бик яхшы аралаштык.

Дустым Сәкинәгә багышлап

(Язылды 2018 ел 16 ноябрь)

Көзге төндә яшен сукты
Татарстан күген.
Алсу таңда, иң якты, бер
Йолдыз сүнде бүген.

Йолдыз юлыннан, сызылып
Зәңгәр нурлар калды.
Безнең йомшак күңелләргә
Әрнү, моңнар салды.

Авыр хәбәр җиткерделәр
Талгын искән җилләр.
Каеннар да башын иеп
«Иртә киттең», — диләр.

Ышанасым килми бер дә
И, син якын дустым,
Яшисе дә, яшисе бит,
Иде әле бергә.

Күптән түгел,без бит әле,
Япь-яшь кенә идек,
Безнең яшәү, безнең гомер
Мизгел икән бит ул.

Бәхет орлыклары чәчеп,
Калдырдың син җирдә.
Изге исемең мәңге яшәр
Халкың күңелендә.
Сагынырбыз сине һәрчак
Онытмабыз бер дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев