Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Наратлы-Кичү авылыннан Бәрия Хазиева шигырьләре

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

2022 нче ел ахырына якынлашып килә, китап укучыларымның шәхси карточкаларын барлыйм. Менә күп битле, калыннарын сайлап алдым. Күзем Хазиева Бәрия апа карточкасына төште. Китапханәдәге бик күп китаплар исемлеге монда. Бәрия апаны күптән белсәм дә, китапханә аның белән якынрак танышырга мөмкинлек бирде. Бу туры сүзле, чамалы шаян, нечкә күңелле апа беркемне дә битараф калдырмас. Әле генә Зифа Кадырованың "Урланган яшьлек" китабын алып килде дә, - Ошадымы соң Бәрия апа? -  дигәнгә, - Елый елый биш тапкыр укып чыктым, - диде.

Бәрия апа Минзәлә районы Яңа Тәкермән авылында туган, Наратлы-Кичү авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Рафаяз абый белән 3 малай тәрбияләп устерәләр. Иптәше белән лаекл ялга чыкканчы колхозда терлекче, сыер савучы булып хезмәт куялар. Ләкин Ходай Бәрия апаның күңеленә моң салган, иҗади сәләт биргән. Аның җырлавын авылдашлар бик яратып тыңлый. Авылдагы бәйрәмнәрдә Бәрия апаны кабат кабат сорап җырлаталар иде. Ә хәзер Бәрия апа авыл сәхнәсендә үзенең шигырьләрен укый. Аның шигырьләре сагыну, ярату, туган илгә, туган телгә хөрмәт хисләре белән сугарылган. Ул үзе дә татар шагыйрьләренең җыентыкларын яратып ала. Үзенә килешле тыйнаклык белән илһам җиле мине сыйпап кына киткән шул ди. Минемчә Бәрия апаның шигырьләре зур игътибарга лаек. 2021 елны октябрьдә Болгар радиосы оештырган "Татар булуым белән горурланам" дигән исем астында үткәрелгән конкурста, Бәрия апаның "Туган тел" шигырен атналык нәтиҗәдә җиңүче буларак билгеләп укыдылар. 3 бала әнисе буларак аның  шигырьләрендә ана мәхәббәте, әниләр күңеле чагыла. Күңеленнән ургылып чыккан яратуын, шатлыкларын, теләкләрен балаларына атап шигъри юлларга сала. Бәрия апаның иҗат чишмәләре саекмасын!

Гарифуллина Зинфира Рависовна

 

Сагыну

Туган авылым минем элеккечә,

Керәсең син һаман төшемә.

Элек кемнәр булган, барда исән

Кул сузалар миңа күршергә.

Урам буйлап атлыйм әкрен генә

Каранамын тирә ягыма

Авыл башындагы агач кое,

Озатып кала мине өемә.

Якынлашам сиңа туган нигез,

Күптән күргәнем юк, сагындым.

-Оныттыгыз безне, кайтмыйсыз, - дип

Көткәнсеңдер безне, кызыңны.

Менә туган нигез, килдем сиңа,

Ачып керәм урам капкасын

Барда элеккечә, үзгәрмәгән,

Ачык калган бакча капкасы.

Яз икән дим, көннәр матур

Капкасыннан керәм бакчага.

Алмагачлар шау чәчәктә икән

Әнкәй нидер эшли бакчада.

Башына яулык чөеп бәйләгәндә,

Чүбен утый, һаман түтәлдә.

Миңа борылмый да, әллә үпкәләгән:

Нидер укый, нидер сөйләнә.

Ачуланма инде безне әнкәй

Эш күп дибез, ерак аралар.

Аналар бит сабыр гына көтә,

Шуны аңламыйлар, балалар.

 

Ана сагышы

Кайтырсыңмы балам диеп дәшәм

Туган йорттан

Җилләр хәбәр сала, соравыңа

Ни дип җавап бирер, сөйгән балаң

Җилләр нинди хәбәр китерерләр

Балаң исән

Хәлләре шәп, эшләре барса гөрләп

Ачуланма зинһар!

Сукбайлыкта йөрми балаң,

Җилләр аша сиңа сәлам.

Дога укый, шөкер ана кыла

Изге теләк тели, сөйгән анаң.

Изге юлда йөрсен балаларым

Искән җилгә дәшәм:

Әмәнатне үтә, чал карчыкның

Күз яшьләре түгелмәсен бүтән.

 

Ана йөрәге.

Балаларыбыз исән генә булсын

Дөнья малы бит ул бер айлык

Борчуларсыз гына үтсен дисәң көнең

Яшәр өчен кирәк зур саулык

Тормышта зур терәк булсын диеп

Бала биргән ходай ата-анага

Шатлыкларын күреп яшәр өчен

Тәүфикъ бирсен бала-чагага

Ана йөрәге бит ул шундый нәрсә

Сабыр итә авырлыклар күрсә

Кайгыларга бирешмичә түзә

Шатлыкларга бик нык сөенә

Йөрәгенең җылысына төрә

Балам дия үзе туңсада

Сабыем дип сөя балаларын

Чәчләренә чаллар кунсада

Төшләрендә бик еш борчылса да

Бик яхшыга аны юраган

Җан җылысын биреп сабыена

Бишек җырын җырлап юанган

Һәр анага үз баласы газиз

Шәфкатълерәк булыйк аналар

Һәр баланың үз анасы булсын

Мәхрүм булмасыннар балалар

Дөнья гаме

Дөнья бит ул шулай яратылган

Әти-әниләрне сайлап алмыйлар

Ходай биргән иман нуры белән

Үзе туа якты дөньяга

Дөнья бит ул шулай яратылган

Ходай биргән назны анага

Ана күңеле бала диеп янса

Баланыкы карый далага

Дөнья шулай итеп яратылган

Сизмисен дә гомер үткәнен

Ояларын ташлап очып китә

Үскәч бала туган җирләрен

Дөньяларны ярып кычкырасым килә

Мәхәббәттән тусын һәр бала

Ходай биргән иман нуры белән яшәп

Эз кадырсын җирдә һәр бала

Дөнья бит ул шулай яратылган

Парлы иткән ходай кешене

Ходай кушкан юлдан гына барып

Уздырыйкчы калган гомерне.

 

Әниемә

Тәрәзәдән карап уйлап утырам

Узган балачагым юксынып

Әнкәй белән бергә печән чапкан

Күл буйларын уйлыйм сагынып

Әнкәй белән бергә печән чаптык

Җырлый иде матур җырларын

Нинди авылыклар күргән

Сөйли иде сугыш елларын

Җиде яшьтә сугыш елларының

Ачыларын күргән башлары

Ачлык дигән явыз тырнагыннан

Чак чак исән калган җаннары

Әкрен генә тернәкләнеп киткән халык

Сугыш чыккан - тагын бер сынау

Кеше бит ул рәхәткә түзми

Авырлыклар килсә бик чыдам

Яшьлегенең матур иртәләрен

Үткәргәннәр басу җирендә

Көнне төнгә ялгап эшләгәннәр

Җиңел булсын диеп сугыш кырында

Трактордан төшеп утырган ул

Комбайнның руль артына

Кирәк булса борып җибәргәннәр

Орлык диеп Кама артына

Авырлыклар күреп яшәсәңдә

Көчле булган синең рухың

Тагын оя корып бала үстергәнсең

Ничек түзде икән йөрәгең

Биш балаңны күп газаплар белән

Тырышкансың кеше итәргә

Авыр булса да син өйрәткәнсең безне

Намус белән эшләп яшәргә

Рәхмәт сиңа әниебез

Кеше булдык синең аркада

Йөзең кызармаслык итеп

Тырыштык без тормыш итәргә

Синең киңәшләрең ярдәм булды әни

Авырлыклар килсә түзәргә

Намус белән эшләп югалмадык

Өйрәндек без тормыш итәргә

Үзебездә хәзер әти-әни булдык

Әби-бабай булдык җитмшсә

Балаларга синең киңәшләрне биреп

Өйрәтәбез ничек яшәргә.

Сөенеч

Бәхетлеме син дип сорый балаларым

Җавап бирәм шуңа сөенеп

Таң сызылып кояш нурын сибә

Карап торам шуңа куанып

Дөнья матур, сандугачлар сайрый

Нинди йомшак җылы җил исә

Сөт исләре китереп сыер мөгри

Бу ләззәткә тагын ни җитә?

Бу бәхетнең булсын гомерләре

Балаларым шау-гөр килсеннәр

Оныкларым янда йөгереп йөрсен

Әни диеп торсын киленнәр

Бәхетлемен диеп һәрбер ана

Җавап бирсен шуңа сөенеп

Һәр таң саен кояш җылы нурын сипсен

Карап торсын шуңа куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев