Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сибелә чәчәк

Нәкирә Лутфрахманова - "Без бәләкәй чакта"

Минзәлә районы шагыйрьләре, язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Без бәләкәй чакта

 

Без бәләкәй чакта

еллар озак,

юллар ерак,

таулар биек иде.

Чишмәләрнең суы

җырлап акты,

елга сулары бик

тонык иде.

 

Ындыр артындагы

үзәнлектә,

зәңгәр күзле җитен

үсә иде.

Җитен чәчкәләрен

сөеп, сыйпап

йомшак җилләр

уйнап исә иде.

 

Без бәләкәй чакта

кояш нуры,

көлтә-көлтә булып

төшә иде.

Юлда яланаяк

йөгергәндә,

табан асты яна,

пешә иде.

 

Без бәләкәй чакта

бер уенчык –

әткәй ясап биргән

чана иде.

Кышкы суык кичтә

сукыр лампа

сүнәр-сүнмәс булып

яна иде.

 

Без бәләкәй чакта,

бик еракта,

туган илне яклап

сугыш булды.

Ул сугышның

зәһәр гарасаты

безнең язмышларга

тиеп узды.

 

Кырык өчнең язы

шундый булды,

авылларны иңләп

үләт йөрде,

капка, ишек

шакымыйчагына,

агуларын чәчеп

килеп керде.

 

Бәләкәй чак, яшьлек

бик тиз узды.

Ә күңелнең һаман

япь-яшь чагы.

Хыялымда көн дә

урап киләм,

еракларда калган

балачакны.

 

Безнең гомер –

моңлы, озын бер  җыр,

без киткәч тә һаман

чыңлар торыр.

 

Нәкирә Рәхмәтулла кызы, 2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев