Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Нурия Салихова - "Авылым бизәге – ул Наип чишмәсе"

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Исегезгә төшерәбез, Салиховлар ярдәме белән Тупачта Наип Хөҗҗәтов исемен йөртүче чишмә ачылды

 

Авылым бизәге – ул Наип чишмәсе,

Җәйләрен киләдер янына төшәсе.

Иелеп, уч белән суларын  эчәсе,

Аннары һич килми яныннан китәсе.

 

Чишмә ул – туган җир йөрәге,

Һәркемнең тамыры, терәге.

Әткәем эзләрен саклыйдыр,

Хәтерли Галиулла беләген.

 

Хәтерли, чишмәгә җан биреп,

Тырышып, ихластан йөргәнен,

Хәтерли шул чишмәм әниемнең,

Көянтә күтәреп килгәнен.

 

Ургылып чыга да җиремнең

Гүя кийөрәге түреннән.

Җай гына челтерәп елгага,

Минзәлә суына үрелә.

 

Көчәеп юл ала Чулманга,

Диңгезгә кушыла ургылып.

Чал тарих юлында саклана.

Бер матур көй булып, эз булып.

 

Тереклек башы ул, тәүге кат

Иренем чылаткан изге су.

Киләчәк буынга бер мирас,

Сусауны басарлык бер ядкәрь бу.

 

Якташлар сагынып кайтсыннар.

Сусавын бассыннар биредә.

Гашыйклар күрешсен бу юлда,

Ашыксын чишмәгә килергә.

 

Гомернең үзе күк җай гына,

Аксын ла сулары – тынмасын,

Наип чишмәбез челтерәп,

Авылыма мәдхия җырласын.

 

Нурия Салихова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев