Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

"Нуриягә"

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Нуриягә.

Үзең гади, үзең изге,
Үзең бөек ана да.
Барыбызга үрнәк булдың,
Хөрмәтлибез шуңа да.

Исемең дә жисемеңә
Туры килеп торадыр.
Тирә-якны ямьләндереп,

Нурларың бөркеләдер.

Нурлы чишмәләр ачтың
Тарихларга язарлык.
Гомер ахырына җитәрлек

Аллаһ бирсен тазалык.

Нурлы чишмәбезнең суы
Челтер-челтер агадыр.
Шифалы һәр тамчысыннан

Саваплар языладыр.

Сүнә барган авылымның
Учаклары дөрләде.
Сезнең кылган изгелектән
Күңелебез яшәрде.

Үзең кебек нурлы булсын
Гаиләңнең учагы.

Син үстергән балаларның
Җылы булсын кочагы.

5.06.22.
Б.М.М.

Исегезгә төшерәбез, Салиховлар ярдәме белән Тупачта Наип Хөҗҗәтов исемен йөртүче чишмә ачылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев