Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Ринас Гайфин - "... Минзәләнең камиллеге, аның чибәр кызлары..."

Якташларыбыз иҗатлары

  • Ринас ГАЙФИН

    * * *
    ...Минзәләнең камиллеге,
    Аның чибәр кызлары,
    Яшәеш иминлеге,
    Язда аккан бозлары,

    Чәчәк аткан сиреньнәре,
    Алсу йөзле сеңелләрем,
    Тылсым матур Ык сулары –
    Талгын борма юллары,

    Гыйшык уты йотып йөргән,
    Көйгән җанга сулыш өргән,
    Яшьли сагыш, михнәт күргән,
    Утка-суга горур кергән

    Егетләрең, кызларың –
    Илемнең йолдызлары –
    Төшемә керә бүген –
    Аязлый җаным күген...

    Язганнар каләм астында:
    Бар да хатирә-язлар!
    Яшьлегем, алга бастың да:
    - Дәгъвада җылы назлар...

    Минзәләнең көллияте
    Хәзерли мөгаллимнәр,
    Яшьлек язым хөррияте
    Йөрәкне төгәл димнәр

    Ык буе гүзәленә,
    Ис китә түзәремә,
    Йөрәгем үзәгенә
    Кердең ич көздә генә!

    * * *
    Хушлашам тәүге сөюдән,
    Хушлашам әниемнән,
    Хушлашам: “Сөям!” – диюдән
    Хушлашам әбиемнән.

    Капчыкка тутырды әни
    Бәрәңгене, икмәкне,
    Һич онытмыйм, үксез нәни
    Тоемлаган хикмәтне!

    Тәүге мәртәбә сәяхәт
    Минзәлә каласына,
    Минем өчен бар да хәят –
    Укырга барасым да.

    Минзәләмнең талларында
    Был-был, сандугачларым
    Сайрадылар алсу таңнарымда,
    Уктай карлыгачларым

    Күк кисте буа өстендә
    Яңгыр явар көннәрдә,
    Яшәү назы хисе өндә
    Нурлы, айлы төннәрдә.
    * * *
    Дүрт ел дүрт юл бу гаршедә –
    Сыный һәрбер адымда,
    Гыйлем нуры ят күршедә –
    Фәрештәләр пар ягымда...

    Көллиятнең шәкертендә
    Кайный илһам казаны,
    Бар язмышлар – “шик этендә”,
    Ник югалган азаным??.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев