Абыема Көтмәгәндә, 2016 елның 8 сентябрь көнне Бикбау авылы егете -Шәрипов Наил Ягъфәр улын Пермь өлкәсендә җирләргә туры килде. Әллә язмыш, әллә ялгыш, Гомерең узды ерак калада. "Ризык - кайда, бәндә - шунда", - Дигән иде ерак бабам да. Балык тотып, коенып үстең Бөдрә таллы Ыкның суында. Безгә - Абый,...
Абыема
Көтмәгәндә, 2016 елның 8 сентябрь көнне
Бикбау авылы егете -Шәрипов Наил Ягъфәр улын
Пермь өлкәсендә җирләргә туры килде.
Әллә язмыш, әллә ялгыш,
Гомерең узды ерак калада.
"Ризык - кайда, бәндә - шунда", -
Дигән иде ерак бабам да.
Балык тотып, коенып үстең
Бөдрә таллы Ыкның суында.
Безгә - Абый, өч улыңа
Терәк идең язмыш юлында.
Язмышлардан узмыш юк шул,
Беркем белми ниләр күрәсен,
Бер Ходайга сыенам мин,
Юк бит газиз әткәй-әнкәем.
Авыр туфрак җиңел булсын,
Гәүдәң калды ерак җирләрдә.
Туган якның саф җилләрен
Юллап калам һәрбер иртәдә.
Мөселманның һәр шартын
Үтәгәндәй тоелдык.
Рәнҗеп ятма, Абый, берүк,
Аллаһыдан шуны сорадык.
Нет комментариев