Сәхия Авзалова иҗаты
Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез
ТОРНАЛАРДА ҖАН АВАЗЫ
Бөек җиңү көненә багышлана.
Таллы ярны дуска тиңләп,
Дулкын уйный елгаларда.
Җан тынычлыгын югалткан
Ана әзер еларга да.
Елганың суы болганчык,
Нәкъ болганчык еллар кебек.
Дулкын бәргән ярларының
Итәгенә сарган кубек.
Ташкын суына төбәлеп,
Яр башында ана уйда.
Шашып аккан елгаларның
Талгын аккан чагы кайда?
Хәтер сандыгын актарып,
Якынлаша җиңү көне.
Баласын җуйган ананың
Уйламаган юктыр көне.
Кайтмый калган солдат өчен
Өзгәләнә ана җаны.
Тынычлыкны акчаларга
Сатып алып булмый аны.
Кыйгак — кыйгак! Ишетелә
Торналарда җан авазы.
Ятим калган аналарның
Күңелендә— гүр газабы.
Сәхия Авзалова.
29.04.2025. Минзәлә.
ҖИҢҮ КӨНЕ
Алда безнең җиңү көне—
Илебез белән көтеп алган.
Җиңү көнен якынайтып,
Миллионнар башын салган!
Яшәдек совет чорында,
Илем диеп, җирем диеп.
Эшләп үсеп,гаилә корып,.
Балалар үстердек сөеп.
Совет чорында алынган
Тирән булды белемебез.
Кеше кешегә дус- туган!
Ачык булды күңелебез.
Ватан диеп тәрбияләдек
Кызыбызны, улыбызны.
Канәгәтьбез дөньябыздан,
Тапканга үз урыныбызны.
Заман-чорга карамастан,
Кеше булып кала белик.
Туган туфракка хөрмәтне
Оныкларга сала белик.
Алда безнең зур тантана,
Алда бөек җиңү көне!
Дәвамыбыз — оныкчыклар
Кояш кебек торсын көлеп!
Сәхия Авзалова.
04.05.2025.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев