Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова — «Чишмә»

Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

ЧИШМӘ

Кичен кояш баеганда
Карыйм чишмә ягына.
Нишләтергә үз-үземне,
Сине өзелеп сагынам.

Авылыбыз чишмәләре —
Көмеш кебек сулары.
Беләсе иде бу егетнең
Ерактамы уйлары.

Татлы уйларга күмелеп
Төшәм чишмә башына.
Яратам дип язып куйган
Чишмәләрнең ташына.

Авылым чишмәләренең
Таш түшәлгән юлына.
Җаныкаем, кала күрмә 
Чит-ятларның кулына.

Җил булып исәр идем лә,
Иделне кичәр идем.
Әле дә син бар юанычка,
Булмасаң нишләр идем.

Сәхия Авзалова — Федотова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев