Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова иҗаты

Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

КАРЛАР ЯВА

Менә тагын карлар ява —
Кышның килеп җитүе.
Авыр нәрсә түгел лә ул--
Кышка кереп китүе.
Кышын хәл дә кереп китәр
Талчыккан йөрәгемә.
Елмаеп искә алырмын
Сагышлы көннәремне.
Йөрәккә ял булып ява
Кышның энҗе карлары.
Кар юрган астында калыр
Күңелнең моң — зарлары.
Кабат шатлык белән тулыр
Сагыш тулы күңелем.
Аңлыйм, юкка саргаюның
Бер дә яхшы түгелен.
Алда туар таңнарым бар 
Ак карларга төренеп.
Балаларым, дусларым бар!!!!!
Яшим шуңа сөенеп!!!!!!!!

БҮГЕНГЕ КӨН

Иртәгә дип шайтаннарның
Колакларын иркәләп.
Бүген эшләрдәй эшләрне
Калдырмаек иртәгә.
Кичәге калды үткәндә,
Бүгенгесе — безнең көн.
Бүген безнеке түгел дип,
Тел тибрәтеп әйтер кем?
Бүген эшлик, бүген яшик!
Иртәгәсе тумаган.
Кеше гомере — бәллүр савыт,
Күзенә кадәр тулмаган!
Сәхия Федотова — Авзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X