КЕШЕЛӘРЧӘ АТЛАП ҮТИК Кешегә бәя биргәнче, Үзебезгә карыйк алдан. Изгелектә булсын күңел - Килә алган кадәр кулдан. Яхшыда да, яманда да Кеше булып кала белсәк. Дошманыңның теше үтмәс, Эчтән тешләп өзим дисә. Яманламый, ялганламый Яшәү өчен бик аз кирәк. Ак тормышта яшәр өчен Мөселманга намаз кирәк. Уебыз якты булганда- Күңелебездә...
КЕШЕЛӘРЧӘ АТЛАП ҮТИК
Кешегә бәя биргәнче,
Үзебезгә карыйк алдан.
Изгелектә булсын күңел -
Килә алган кадәр кулдан.
Яхшыда да, яманда да
Кеше булып кала белсәк.
Дошманыңның теше үтмәс,
Эчтән тешләп өзим дисә.
Яманламый, ялганламый
Яшәү өчен бик аз кирәк.
Ак тормышта яшәр өчен
Мөселманга намаз кирәк.
Уебыз якты булганда-
Күңелебездә булыр тәртип.
Кыска гына гомер юлын
Кешеләрчә атлап үтик.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев