Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
Кар болытын югалтудан,
Борчылган зәңгәр күкләр.
Саф кар китергән шатлыкны
Күрмиләр хәзер күпләр.
Тәрәзәмә карыймын да
Яуган карга сөенәм.
Алардагы чисталыкны
Күңелемә сеңдерәм.
Яумый торган чакларында
Үпкәләрне белдерәм.
Хыялымны алга куеп,
Ап-ак кардан җилдерәм.
Луиза Асманова, "Минзәлә - Яр Чаллы"
Нет комментариев