Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова - "Без үткәнле, без тарихлы"

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

БЕЗ ҮТКӘНЛЕ, БЕЗ ТАРИХЛЫ

Кеше яшьлеген сагынып
Сөйли үткәнен.
Ничек итеп бу яшенә
Килеп җиткәнен.

Без яшь чакта диеп сүзне
Башлыйлар алар.
Ике күзе — ике очкын
Булып яналар.

Сүзләрендә зарлану юк,
Бары — горурлык.
Алтын - көмеш бәясенә
Сүзе торырлык.

Тарихны тормышка бәйләп
Сөйли өлкәннәр.
Тырыш хезмәт белән утны,
Суны кичкәннәр.

Үкенербез белми калсак
Без үткәннәрне.
Юксынып искә алырбыз
Без киткәннәрне.

Мирас булып нәрсә калыр
Өлкәннәр киткәч.
Ак әбиләр, ак бабайлар
Авылда беткәч.

Саклыйк буын бәйләнешен
Алар исәндә.
Үзләре аяклы тарих —
Нәрсә дисәң дә.

Гөнаһ булмас, алар данын
Күкләргә чөйсәк.
Без үткәнле, без тарихлы
Сез барда дисәк.

Сәхия Федотова (Авзалова) 02.08.2021. Минзәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев