Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова - "Диета"

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары җаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

ДИЕТА
(Әй диета, диета, әби диета тота? Уены - чыны бергә)

Докторым киңәше белән
Утырдым диетага.
Диетада түзеп кара
Ач карынга йокларга.

Ике стакан су "җиппәрәм"
Иртән иртүк торам да.
Ике-өч айга өч-дүрт кило -
Ташлау минем планда.

Иң вак кыргычтан үткәреп,
Судан соң, ашыйм кабак.
Чеп-чи кабак ашап кына
Туймый ла икән тамак.

Кабак янына кырылган
Кишерен куям өстәп.
Дүрт атнага ике кило
Төште дә китте өстән.

Үземдә сынап карадым
Чи кабакның файдасын.
Тәннең массасы кимегәч,
Җиңеләеп каласың.
Шикәр норма булгач канда -
Җиңел сулап аласың.
**************************
МИННӘН КИҢӘШ.
Диета белән мавыкма,
Белеп аша нормасын.
Дөрес туклансаң — сакларсың
Фигураңның формасын,
Шикәреңнең нормасын!?

Сәхия Федотова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев