Районыбыз шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
- Үзем белән
Ташламадым сине, авылым,
Син һәрчак минем белән.
Көндез уйларымда булсан,
Төнлә төшемдә күрәм.
Балачакны, яшьлегемне
Алдым мин үзем белән.
Янда әткәй белән әнкәй,
Янымда күрше-күлән.
Минем белән дус-ишләрем,
Барлык туган -тумачам.
Хәтердән җуелырлар иде
Искә алып тормасам.
Үзем белән су буйлары,
Әрәмә, урман, кырлар.
Үзем белән яшьлегемдә
Жырланган матур жырлар.
Иң якын кешеләремне
Алдым мин үзем белән.
Көндез уемда булсагыз--
Төнлә төшемдә күрәм.
Авылым үзем белән.
Нет комментариев