Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сибелә чәчәк

Сәхия Федотова - "Хакым бар"

Минзәлә районы язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Хакым бар


Яшьлегем үтте дә китте дип
Күңелем, тормачы болытлап.
Синең дә, минем дә дөньяда
Яшәргә хакым бар тынычлап.

Кичләрен чыгам да бакчама,
Уйлыйм бер уемны утырып.
Синең дә, минем дә хакым бар
Суларга үпкәмне тутырып.

Сандугач бакчамда җыр суза —
Чут — чут ди, тыңлыймын онтылып.
Синең дә, минем хакым бар
Яшәргә хыялга омтылып.

Соң түгел беркайчан хыялда
Йөзәргә болытка утырып.
Синең дә, минем дә хакым бар —
Йолдызның кырына тотынып.

Яшьлегем үтте дә китте дип,
Керфекне тибрәтте тамчылар.
Синең дә, минем дә беразга
Күңлебез тулырга хакы бар.


Сәхия Федотова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев