Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Сәхия ФЕДОТОВА - "ҖӘЙНЕҢ БЕР КӨНЕ"

Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

ҖӘЙНЕҢ БЕР КӨНЕ

Шау чәчәктә чагы туган җирнең,
Гел матурлык тирә — юнемдә.
Дөньясына юкка туганмын дип
Әйтә алмыйм — кичә, бүген дә

Табигате җирнең үзе байлык,
Сокланырлык урман, сулары.
Каерылып уңган игеннәре,
Зәңгәр чәчәк үскән юллары

Бар да тынып кала төнгә кергәч.
Сандугачка йокы кермәгән.
Шомыртлары пешкән әрәмәнең
Юк сукмагы яшьләр йөрмәгән.

Таң атканда тирән тынлык китә
Төннең пәрдәсенә уралып.
Җиргә сарган сыек сөттәй томан
Яктырганда бетә таралып

Җирән нурын җир өстенә сибеп,
Кояш күтәрелә таулардан.
Чык тамчысы уйный яр буенда
Үскән сыгылмалы талларда.

Зәңгәр төндә күктә көмеш урак
Йөзә нурын җиргә сибәләп.
Җемелдәгән якты йолдызлары
Чәчелгәннәр айны тирәләп.

Җидегән йолдыз җиде сылу кыздай,
Сәламнәрен юллый ерактан.
Тибрәндереп күңелнең кылларын,
Бер җыр ишетелә колакка.

Бер ни белән булмый чагыштырып
Җылы җәйнең ямьле бер көнен.
Матурлыкны күрә белгәннәрдән
Яшәү дәрте тора бөркелеп.

Матурлыклар белән тулы туган җирем,
Күреп аны күңел тулырлык.
Гөлбакчасы булган җирем белән
Гомер буе горур булырлык.

Сәхия ФЕДОТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев