Светлана Сабирова иҗаты
Сибелә чәчәк

Светлана Сабирова иҗаты

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

* * *
Табигатьтән , имеш , бөек булабыз, 
Кояшы да җиле кирәкми,
Имеш, февральдә кыяр ашыйбыз,
Бирүенә Ходай карамый.
Берсен- берсе мактый , мактана.
Адәм заты күкрәк кагына,
Ходайны да уйлап карамый,
Багышламый аңа бер дога.
Артык күпкә киткәч явызлык,
Адәмнәрдән
Өстен икәнен 
Күрсәтәргә теләп 
Бер Аллам ,
Гарасатын җиргә индерә...
Ишә, вата, тын да алдырмый,
Уйланырга бер дә калдырмый.
Тукта, кеше, җирдән туганбыз,
Шушы җиргә туфрак буласы,
Күкрәк какма бары син көчсез,
Ходай каршысына барасы.


Нет комментариев