Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Урыс мәктәбе укучыларының Әниләренә багышлап язган шигырьләре

Урыс мәктәбе укучыларының Әниләренә багышлап язган шигырьләре Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең "Чишмә башы/ Родные истоки" мәктәп түгәрәгенә (Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Светлана Сабирова) йөрүче укучылар иҗаты

Кадерле әнием!
Сине бәйрәмең белән котлыйм!

Бәхет ,шатлык ,сәламәтлек
Эшләреңдә телим уңышлар.
Сине котлап, күктән карлар ява,
Сине котлап сайрыйлар кошлар.
Сине котлап мин дә шигырь язам,
Йөрәгемнән чыккан бүләгем.
Рәхмәт әйтәм сиңа ,Әнием.
Булырмын мин синең терәгең

 

Гайнетдинова Әминә

 

Кадерле Әниемә!
Әниләр көне бүген!
Бу көн синеке,Әнием.
Син минем яратканым,
Бердәнберем,бәхетем!
Дөньяда иң кадерле кешем,
Син генә, Әнием!
Күктәге кояш кебек,
Балкы син мәңге бәгърем!
Рәхмәт ходайга,
Минем әнием булганга!
Язам шигыремне,
Бәйрәм булганга!


Харисова Эльвина


Кадерле Әнием!
Мин сине яратам!
Салкын кыш көнендэ Чәчәкләр бүләк итәм.
Кояш елмая күктә,
Синең бәйрәм көнендә.
Сәламәт, бәхетле бул,
Елмай һәр туган көндә!.

 Сафин Камил


Рәхмәтлемен әнием,
Мине тудырган өчен.
Төннәр буе йокламыйча,
Мине үстергән өчен.

Рәхмәтлемен әниемә,
Тәмле ашлары өчен,
Мин ш
әп малай булсынга!
Кызганмый бөтен көчен.

Галиуллин Рәзил

 

Әнием минем берәү генә,
Мин аны яратам.
Ул да мине яратып кына,
Киендерә, йоклата,ашата.

Әнием безнең гаиләбездә
Барыбызны да ярата.
Берәр кешегә моңсу булса,
Тынычландыра, юата.

Әнием, кадерлем!
Син минем бердәнберем.
Яхшы билгеләргә укып,
Мин дә сине кадерлим.

Закиров Данияр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев