Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Африка чумасы булмасын дисәң..

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсе дәүләт инспекторлары дуңгыз асраучыларга мөрәҗәгать итә.

Илшат ВАГЫЙЗОВ

Беренчедән, терлек азыгын имин, ышанычлы территорияләрдән генә сатып алырга кирәк.

Икенчедән, терлекләрне ашату алдыннан азыкны термик эшкәртү үткәрергә кирәк. Азык-төлек калдыкларын да шулай ук термик ысул белән эшкәртү кирәк (30 минуттан да азрак пешермәскә).

Өченчедән, дуңгызларны ябык режимда асрауны тәэмин итәргә. Дуңгызлар вирусны күчерә ала торган башка хайваннар белән элемтәгә керүгә юл куймаска, шулай ук дуңгызлар тоту урыннарына чит затлар кертмәскә тиеш.

Дүртенчедән, даими рәвештә дуңгызларны тоту, саклау һәм азык әзерләү урыннарын дезинфекцияләү һәм дезинсекцияләү үткәрергә, чөнки талпаннар шулай ук вирус таратучылар булып торалар.

безнең өстәмә

Агымдагы елда африка дуңгызлар чумасы (АЧС) 4 эре дуңгызчылык фермасында теркәлгән: Краснодар крае, Новгород, Воронеж, Еврей автоном өлкәләрендә). Соңгы тапкыр дуңгызлар арасында авыру ноябрь аенда «Коралл» ҖЧҖдә (Тверь өлкәсе, Бежецкий районы, Шишки авыл җирлеге, симертү фермасы №2) теркәлде.

АЧС ны профилактикалау буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә (843) 278-93-53 номеры буенча шалтыратыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев