Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Бикбауда беренче фермер эшчәнлеген башлады

Бикбау авыл җирлегендә фермер Рөстәм Шәрифуллин теплица төзеп, экологик чиста яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә хыяллана.

Узган ел ул ферма кысасын пленка белән тартып, кыяр һәм помидор үстереп караган. Бүгенге көндә 1 гектар җире рәсмиләштерелгән, иртә язда ягарга утыннар ташып, ярып, өеп куелган. Рөстәм Зәйтүн улы хәзер теплица каркасын ремонтлау белән мәшгуль. Алга таба планнары зурдан.

–Шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерү буенча хөкүмәтебез программаларын халыкка җиткерү һәм җирлегебездә КФХ ачу буенча алдагы елларда юнәлешле эш алып барырга планлаштырабыз, диде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина.

Җыенда күтәрелгән әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы санында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев