Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бикбауда эчә торган су, Куянда юл проблемасы хәл ителә

Бикбау авыл җирлегендә үзара салым средстволарына зур эшләр башкарылды: Куян авылында юл салынды, Бикбауда су скважинасы казытылды, суүткәргеч торбалар сузылды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Республика трансферын да кушкач, Бикбауда үзара салым акчасы 702,5 мең сум, Куян һәм Ахматовка авылларында 330 мең сум  тәшкил итте.

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина үзара салымга быел башкарылган эшләр турында түбәндәгеләрне сөйләде:

–Бикбауда үзара салымның 600 мең сумына скважина казытылды. Әмма скважинаны башняга тоташтырырга быел җыелган үзара салым акчасы гына җитмәде. Шуңа күрә моның өчен киләсе елда тагын үзара салым җыясы була.

Үзара салымның 102,5 мең сумына Ленин урамындагы 1 тыкрыкка (60 метр озынлыкта) суүткәргеч торба сузылды. Ә ике тыкрыкка шушында яшәүчеләр үзләренең хисабына су кертте. Авылдагы тагын дүрт тыкрыкка су кертәсе бар.

Куян авылында үзара салымның 225 мең сумына урамның бер өлешенә вак таш җәелде. Шулай ук урам юлы тулысынча күтәртелде, калган өлешенә дә ком салынды. Үзара салымның 105 мең сумына декабрь башында Куян белән Ахматовка авыллары арасына язгы ташу сулары агар өчен торба сузылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев