Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Богодаровкалылар сабан культуралары чәчүне иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр

Богодаровкада язгы кыр эшләрендә Т-150К тракторын иярләүче Михаил Бокарев, ДТ-75 тракторында Олег Аксенов культивацияләүдә эшләгән, МТЗ-1221 тракторы белән СЗП-3,6 чәчкече тагып Сергей Колясев чәчкән. Чәчүчеләр: Александр Сушич, Ринат Галләмов эшкә җаваплы карап булсын дип эшлиләр. КамАЗ шоферы Александр Титов та сынатмый, ындыр табагы басу арасында йөреп тора. Вера Колясева, Любовь...

Богодаровкада язгы кыр эшләрендә Т-150К тракторын иярләүче Михаил Бокарев, ДТ-75 тракторында Олег Аксенов культивацияләүдә эшләгән, МТЗ-1221 тракторы белән СЗП-3,6 чәчкече тагып Сергей Колясев чәчкән. Чәчүчеләр: Александр Сушич, Ринат Галләмов эшкә җаваплы карап булсын дип эшлиләр. КамАЗ шоферы Александр Титов та сынатмый, ындыр табагы басу арасында йөреп тора.

Вера Колясева, Любовь Гурьянова ындыр табагында орлыкны төяп җибәрүгә өзеклек куймыйлар. Механизатор Александр Новичков чәчүдән соң туфракны тыгызлап торган, Егетләрнең һәрберсендә дә җир кадерен, хезмәт тәмен белүче игенчедә язгы чорда була торган рух күтәренкелеге күзгә ташлана.

Басуда эшләүче егетләргә ашны ике мәртәбә Гөлнара Салихова пешерә. Ризыкны төрләндереп пешерә, моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Чәчүдә эшләүче егетләргә кыстыбыйга чаклы пешереп ашаткан.

КФХ җитәкчесе Рөстәм Салихов:

-Язга чыккач гектарына бер центнер исәбеннән көзге культуралар аммиак селитрасы белән өстәмә сый алды, ягъни тукландырдык.Дым каплатуны да дүрт көн эчендә башкарып чыктык. Шулай ук арпа чәчү дә дүрт көн эчендә тәмамланды, бу эшне барлыгы 230 гектарда башкардык. Менә узган 1 май бәйрәмнәрендә 60 гектарда азык катнашмасы һәм 180 гектарда сабан бодаен җир куенына иңдердек.

Сан

Шәхси эшмәкәрРйстәм Салиховның үз карамагында 704 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 120 гектарына көзге бодай, 810 гектарына арыш чәчеп калдырганнар, көзге культуралар кышны исән-имин кышлап чыкканнар, алар ярыйсы гына күтәрелеп тә киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев