Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бәрәңге утыртыгыз

Узган ел җәе дә коры булды шул. Уңмады бәрәңге.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

Бәрәңге шундый яшелчә бит инде ул, уңса – бер төптән бер чиләк чыгарга мөмкин, ә инде уңмаса – утырткан хәтле орлык бәрәңгесен дә җыеп алып булмый. Бәрәңгене үзләре үстерүчеләр һава торышының алдан нинди буласын фаразлый алмасалар, аны сатып алып ашаучылар да бәяләрнең ни рәвешле үзгәрәчәген алдан күзаллый алмыйлар. Миңа калса, иң кулае – бакчаның бер почмагын да әрәм итмичә бәрәңге утырту. Әйе, күпләр хәзер артык мәшәкатьләнеп тормый, бакчага я газон, я печән үләне чәчә. Ләкин бит аларны да тәрбияләп торырга кирәк. Бәрәңге уңышың үзеңнән артса – сатып акча эшләргә була.

Хуҗабикә буларак сүз йөртсәк, базыңда ел әйләнәсенә җитәрлек бәрәңге булу – зур хәзинә инде ул. Иренми пешерсәң, әллә нинди ризыклар белән сыйларга була гаиләңне. Ә инде юк икән бәрәңгең, кибеткә барасың. Ә бәяләре ничек икән соң? Төрлечә. Аппетитыңа карап дияр идем. Яшь, ягъни быелгы уңыш бәрәңгесеннәп авыз итү кыйбатка, ә былтыргы уңыш – очсызракка төшә. Әйе, җылы якларда инде бәрәңге өлгергән. Җитештерү урыны Мисыр, Израиль, Краснодар крае, Ставрополь, Белоруссия дип этикеткаларына язылган бәрәңгеләрне очратырга мөмкин кибет киштәләрендә. Тышкы кыяфәтләре буенча яшь бәрәңгеләр бик матур күренәләр. Бер кибеттә шундый “новый урожай”ның бер килограммы 70 сум тора, икенче бер кибеттә 75 сум, өченчесендә – 90 сум. Аның янәшәсендә былтыргы бәрәңге дә бар. Андыйларының тышкы кыяфәте бераз йомшый төшкән, шулай да алып ашарга ярый әле. Бәяләргә килгәндә, 37 сумга да, 48 сумга, 51 сумга да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев