Иркәнәш авыл җирлегендә тыл ветераннарына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
Иркәнәш авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг булды. Килгән кунаклар мәктәп балаларының парадын кабул иткәннән соң митинг башланып китте. Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, һәлак булган якташларын һәм авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Һәйкәлгә веноклар, тере чәчәкләр салдылар. Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов,район советы...
Иркәнәш авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг булды.
Килгән кунаклар мәктәп балаларының парадын кабул иткәннән соң митинг башланып китте. Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, һәлак булган якташларын һәм авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Һәйкәлгә веноклар, тере чәчәкләр салдылар.
Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов,район советы депутаты Равил Миңнехуҗин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Ягъфәр Хафизов,авыл имамы Рәис Кәбиров җыйналган халыкны Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикләделәр, авылдашларына исәнлек-саулык, сугышның беркайчан да булмавын теләделәр.Тыл ветераннарына һәм әфган сугышында катнашкан ике сугышчыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тыл ветераннарын хөрмәтләү мул бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бәйрәмнең төп химаячесе шул җирлектән сайланган депутат Равил Миңнехуҗин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев