Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Көзнең соңгы аенда өйләнешүчеләр аз булган 

Быел никахларга иң бай ай июль ае булып калырмы (12 пар өйләнешкән иде), шулай дип нәтиҗә ясарга тагын бер айны – декабрьне көтәбез. 

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) 
Быел көзнең соңгы аенда, ноябрьдә, районыбызда 3 пар гына өйләнешкән, узган елның шушы чорында 13 пар язылышкан булган. 
Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, быел унбер айда 80 парның законлы никахлашуы теркәлгән. Узган елның шушы чорында 94 пар язылышкан булган. 
Аерылышучылар буенча мәгълүматлар түбәндәгечә: быел ноябрьдә 13 пар аерылышкан булса, узган ел 7 пар аерылышкан булган. Тулаем алсак, быел унбер айда 61 пар аерылышкан, узган ел күбрәк, 67 пар аерылышкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев